24 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Ак чәчәкләр» премиясенең төп җиңүчесе билгеле
«Ак чәчәкләр» республика премиясенең «Ел табибы» номинациясендә Татарстанның штаттан тыш баш белгече, анестезиолог-реабилитолог Анна Тимофеева җиңү яулады.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләрнең ЖКХ мәсьәләләре буенча шикаятьләре 40 процентка арткан
Быел 5 айда Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча шикаятьләре саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 40 процентка арткан. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин шул хакта белдергән.
-
Яңалыклар
Түләүле юлдан йөрүчеләрдән 200 миллион штраф җыелган
Вознесение трактының түләүле участогы буенча бер атна эчендә уртача алганда 19 мең автомобиль уза. Ләкин һәр җиденче автомобиль хуҗасы юл өчен түләми. Юл бәясе – 90 сум, ә штраф – 1500 сум. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Транспорт министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
-
Җәмгыять
Тукай һәм Җәлил әсәрләре буенча нота китаплары чыкты
Татарстан китап нәшрияты музыка уку йортлары, сәнгать коллективлары, үзешчәннәр һәм мәктәп укучылары өчен бүләк әзерләде. Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына – 140 ел, каһарман-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан нота китаплары чыкты.
-
Яңалыклар
Татарстанның иң яхшы шәфкать туташы билгеле булды
Бу минутларда Казанда «Ак чәчәкләр» республика бәйгесенең тантаналы чарасы уза.
-
Яңалыклар
Татарстан юллары өчен 93 миллиард сумнан артык акча тотылачак
Быел Татарстанда яңа юллар салырга, булганнарын төзекләндерергә, чокырларны ямауга 93 миллиард сумнан артык акча тотарга җыеналар.
-
Интервью
Рәдиф Җамалетдинов: «Татфак» бүген дә яши»
20 июньдә югары уку йортларында документлар кабул итү башлана. Милли юнәлештә укырга теләүчеләрне нинди яңалыклар көтә? Бюджет урыннары күпме? Әти-әниләргә нәрсәләрне истә тотарга кирәк? КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән милли кадрлар әзерләү, бүгенге вазгыять һәм киләчәккә фаразлар турында сөйләштек.
-
Җәмгыять
«Робертның хыялы иде бу...»
«Әгәр 40 ел элек язган шигырьләремне бүген дә укыйлар икән, димәк, мин дөрес юлда». Халык шагыйре Роберт Миңнуллин әнә шулай дип әйткән булган. Ул – чынлап та бәхетле шагыйрь. Аны онытмыйлар, иҗатын яраталар, укыйлар.
-
Яңалыклар
Балтач укучылары халыкара фестиваль лауреатлары булды
Сочи шәһәрендә үткән балалар, яшүсмерләр, өлкәннәрнең үзешчән сәнгать коллективлары арасындагы халыкара конкурс-фестивальдән Балтач укучылары җиңү белән кайткан.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов дары заводы хезмәткәрләре истәлегенә мемориалга чәчәкләр салды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды. Предприятие 238 еллыгын билгеләп үтә.
-
Яңалыклар
«Татар радиосы» татар төнге клубына чакыра
«Татар радиосы» казанлыларны һәм башкала кунакларын KazanMall террасасында булачак татар дискотекасына чакыра.
-
Яңалыклар
Татарстан мөфтие якынлашып килә торган Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгать итте
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килә торган Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.
-
Яңалыклар
Табиб ни өчен кайберәүләребезнең ялдан йончып кайтуларын аңлатты
Чираттагы ялның вакыйгаларга чиктән тыш бай булуы да кайвакыт кәефкә кырын суга.
-
Җәмгыять
СИБУР Түбән Кама хастаханәсенә реабилитация җиһазлары тапшырды
«Нефтехим» җәмгыяте Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә тернәкләндерү һәм урология ярдәме күрсәтү өчен заманча медицина җиһазлары комплексын тапшырды. Яңа техникадан шәһәр һәм район халкы, стационарда дәваланучылар һәм реабилитация узучылар файдалана алачак.
-
Яңалыклар
Түбән Новгород өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүм итеп ике кеше һәлак булган
Түбән Новгородта пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы Глеб Никитин хәбәр итте.